Велойөреш белән - экстремизмга каршы

11 сентябрь 2017 ел 14:44

2017 нче елның 15 нче сентябрендә Менделеевскида конфессияләр арасында велойөреш узачак. “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан митрополиясе белән берлектә оештыра.

Моннан тыш, республикабызда башланып киткән антиэкстремистик кампания кысаларында, 13 нче сентябрь көнне Түбән Камада “Толерантлык һәм социаль бергәлек” темасына “түгәрәк өстәл” оештырыла. Чара “Җәмигъ” мәчетендә узачак.

8 нче сентябрьдән Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. Акция республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә чыгарга мөмкин булган конфликтларны булдырмый калу, иҗтимагый фикер формалаштыру максатыннан оештырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана