string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18554.html"
11.09.2017 13:04

Бүген Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, “ТР Вакыф” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстанның әйдәп баручы электрон массакүләм мәгълүмат чарасына – Kazanfirst газетасына интервью бирде.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Kazanfirst журналистынаТатарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 1888 нче елда төзелгән мәдрәсә бинасының кайтарылуы турында сөйләде. Ул әлеге бинаның дини максатларда файдаланыла торган мәдәни мирас оюъекты булуы турында искәртте. Аның сүзләренчә, бу үз чоры өчен танылган мәдәният һәм дин эшлеклеләре чыгарган, татар халкы тарихында тирән эз калдырган атаклы мәдрәсәләрнең берсе.

Бинада моңа кадәр сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар укыган 76 нчы мәктәп урнашкан иде. Инвалид балаларга яңа заманча бина бирелгән. Мәдәни мирас объекты начар хәлдә сакланган һәм капиталь ремонт ясауны таләп итә. Бина төзекләндерелгәннән соң биредә гомум белем бирә торган мәктәп ачылыр дип көтелә. Кызганыч ки, Татарстанда бары бердәнбер “Госмания” мөселман мәктәбе генә бар, ул Каравай бистәсендә урнашкан. Шуннан чыгып, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов вакыф төшенчәсенең татар дини белем бирү мәгарифе тарихында килеп чыгышы, үсеше һәм аның зур әһәмияте турында сөйләде.

“Элек матди хәлләре начар гаиләдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп һәм мәдрәсәләр төзү традициясе яшәп килгән, хәзер бу яхшы гадәт әле үсә генә башлады”, – дип билгеләп үтте ул.

Хәзрәт татар эшмәкәрләренең меценатлыкның, бигрәк тә вакыф системасының матур традицияләрен яңадан торгызуларына ышанычын белдерде.

“Шуңа да карамастан, вакыф дип аталган гомумгуманитар система әле туып кына килә, хәзердән үк мөселман өммәтендә хәйриячелекнең бәяләп бетергесез мисаллары бар”, – дип өстәде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Интервью якын көннәрдә Kazanfirst газетасында чыгачак.