Чистайда аеклык көне уңаеннан вәгазь сөйләделәр

12 сентябрь 2017 ел 10:53

11 нче сентябрь Бөтенроссия аеклык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне төрле иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары Россиянең күп кенә шәһәрләрендә тематик акцияләр, күргәзмәләр, флешмоблар оештыралар.

Чистай быел беренчеләрдән булып әлеге акциядә катнашты. Скарятинский бакчасында шәһәрнең уку йортларыннан төрле иҗади конкурслар һәм уеннар оештырылды.

Чистай мөхтәсибәте, епархия, администрация оештырган әлеге чарада мөхтәсибнең мәгариф буенча урынбасары Әнәс хәзрәт Шаязданов катнашты. Ул ислам диненең исерткеч эчемлекләргә карашы турында кыска вәгазь сөйләде. Аннан соң “Ватан” патриотик үзәгенә һәм КАИга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Ислам дине спиртлы эчемлекләр куллануны катгый рәвештә тыя. Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз” (“Маидә” сүрәсе, 90 нчы аять).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана