Татарстан мөфтие 140 хаҗины каршы алачак

12 сентябрь 2017 ел 16:47

13 нче сентябрьдән 14 нче сентябрьгә каршы төндә “Казан” аэропортына Татарстан хаҗиларыннан торган ике рейс кайтып төшәчәк. Хаҗиларның күпчелеген республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. 40 кешелек беренче төркем Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә “ДУМ РТ Хаҗ” программасының “Стандарт” пакеты буенча изге җирләрдә булды (Җиддә – Казан белән туры рейс ясады). Йөз кешелек икенче төркем катнаш маршрут белән “Хаҗ-эконом” пакеты буенча Мәккәгә барды. 00.50 сәгатьтән 02.00 сәгатькә кадәр аэропортта аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Искә төшерәбез, быел Татарстаннан 1700 кеше хаҗ кылды. Хаҗиларны алып бару өчен 12 табиб җәлеп ителде.

Элегрәк Татарстан Республикасының барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗилар өчен махсус дәресләр оештырылган иде. Лекцияләрдә теологлар һәм имамнар Согуд Гарәбстаны законнарын, хаҗиларның бурычларын аңлаттылар.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 2017 нче елның 13 нче сентябренә кадәр 89172939706 телефоны буенча алып барыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана