Мәскәүдә Россия мөслимәләренең гаилә һәм социомәдәни өлкәләрдәге роле турында сөйләделәр

11 сентябрь 2017 ел 17:42

11 нче сентябрьдә Мәскәүдә “Россия һәм Иран гаилә һәм социомәдәни тормышында хатын-кызларның роле” дип исемләнгән халыкара конференция узды. Конференциядә зур игътибар Россиядә дәүләт гаилә сәясәтенең практик тормышка ашырылуы юлларына, Россия Федерациясендә хатын-кызларның хәлен яхшырту өлкәсендә иҗтимагый оешмаларның роле, Иранда эшләүче хатын-кыз оешмаларының эшчәнлеге һәм аларның эш нәтиҗәләренә бирелде. Утырышлар РФ Иҗтимагый палатасында барды, аны “Святость материнства” Бөтенроссия программасының Попечительләр шурасы рәисе Наталья Якунина алып барды. Икенче утырыш РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ольга Епифанова җитәкчелегендә Дәүләт Думасында узды. Россиякүләм иҗтимагый оешма рәисе Наилә Җиһаншина  Россия мөслимәләренең гаилә һәм социомәдәни өлкәләрдә башкарган роле турында сөйләде.  

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана