Казанда конфессияара волейбол уены узды

13 сентябрь 2017 ел 09:28

12 сентябрьдә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан мөселман яшьләре һәм православие яшьләре арасында дусларча волейбол матчы уздырылды. Традициягә кергән әлеге спорт ярышы быел Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәте ярдәме белән 108 нче мәктәптә оештырылды. Яшьләр махсус залда командаларны берләштереп үзара көч сынашты. Уен уртак нәтиҗә – дуслыкның җиңүе белән тәмамланды. Дусларча матч узганнан соң “Котдус” мәчете ашханәсендә чәй табыны янында гамьле әңгәмә дәвам итте. Нәтиҗәдә, “Дуслык” һәм “Дружба” дип аталган командалар волейбол ярышларын ешрак уздырырга сүз куешты.

Исегезгә төшерәбез, 8  сентябрьдән Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. Акция республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә чыгарга мөмкин булган конфликтларны кисәтү, иҗтимагый фикер формалаштыру максатыннан оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана