string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18568.html"
13.09.2017 17:26

Бүген “Экстремизмга – юк” акциясе кысаларында Чистай “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәгендә җәмгыятьтә дини экстремизм мәсьәләләренә багышланган ачык фикер алышу узды. Җыелышта Чистай мөхтәсибәтенең “Хәләл” бүлеге җитәкчесе Тимур Матвеев, иеродиакон Мефодий, Чистай эчке эшләр бүлегенең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору үзәгеннән Юрий Федотов, Чистай муниципаль районы башлыгының милләтләр һәм диннәр арасындагы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов, шулай ук “Балкыш” һәм “Росинка” сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Мөхтәсибәт вәкиле Тимур Матвеев сүзләренә караганда, шәһәр мәчетләре террорчылыкка һәм экстремизмга кагылышлы күренешләрне кисәтү буенча актив эш алып бара. Нигездә, үсеп килүче буынга хакыйкый ислам кыйммәтләре һәм әхлак нигезләре җиткерелә торган мәчет каршындагы курслар уңышлы эшли. Моннан тыш, мөхтәсибәт даими рәвештә велойөрешләр һәм спорт чаралары уздыра, алар кешеләрне милләтенә һәм конфессиясенә карамыйча берләштерергә ярдәм итә.