Малның бәрәкәте гошердә

20 сентябрь 2017 ел 14:22

Бүген Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан җыелган гошер сәдакасының бер өлеше картлар йортына тапшырылды. Мохтаҗлар өчен авыл халкы тарафыннан250 кг бәрәңге, 50 кг суган һәм кишер җыелган. Мәгълүм булганча,  исламда зәкят түләү фарыз санала. Кулындагы малы, байлыгы нисаб күләменә җиткән һәр кеше зәкят бирергә тиеш. Зәкят кыйммәтле әйберләрдән, җынлы малдан, балдан,иген уңышыннан һәм бакчада үсә торган җимешләрдән дә бирелә. Соңгысы гошер дип йөртелә. Ул ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, мосафирларга, бурычлы кешеләргә, тоткыннарга, Аллаһ юлында хезмәт итүчеләргә бирелә.

Картлар йорты администрациясе тапшырылган гошер сәдакасы өчен һәм игътибар өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана