Әлмәт мөхтәсибәте шигъри конкурс игълан итә

20 сентябрь 2017 ел 16:49

Әлмәт районы мәчетләре бик матур! “Җаным белән синдә, мәчетем!” дип исемләнгән иҗади конкурста, яшь үзенчәлекләренә карамастан, теләге булган һәр кеше катнаша ала. Иҗади бәйгегә үзең иҗат иткән шигырьләр татар, рус һәм инглиз телләрендә кабул ителә.

Иҗади эшләрне 2017 елның 15 октябренә кадәр almet-islampressmail.ru электрон почтага яисә хат белән Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 82а йорт адресына яки Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеткә шәхсән алып килергә кирәк. Хатта исем-фамилияне, ничә яшьтә булуны һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтү шарт.

Жюри тарафыннан билгеләнгән иң яхшы өч шигырь авторы Әлмәт мөхтәсибәте исеменнән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурска кагылышлы яңалыклар белән almat-islam.ru сайты һәм мөхтәсибәтнең социаль челтәрләрдәге рәсми битләре аша танышып барырга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана