Чистай мөхтәсибәте корбан мәҗлесенә епархия вәкилләрен дә чакырды

21 сентябрь 2017 ел 11:05

Чистайның "Нур" мәчетендә мөслимәләр өчен корбан мәҗлесе оештырганнар. Бәйрәм табынына Чистай мөхтәсибәте активистлары, мөселман яшьләре берлеге вәкилләре һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре чакырулы иде.

Зур кунаклар арасында мәгариф идарәсеннән Гүзәл Гатауллина, Чистайның картлар йорты директоры Елена Четырчинская, Чистай администрациясенең иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән эшләүче бүлек җитәкчесе Илмира Ярмушева, Чистай буенча бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Софья  Хәсәнова, Чистай епархиясенең социаль эшләр буенча бүлек җитәкчесе Светлана Рябова һ.б. катнашты.

Чараны Чистай мөслимәләр берлеге әгъзалары алып барды. Алар беренчеләрдән булып сүзне район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямовка бирде. Мөхәммәд хәзрәт мөхтәсибәт оештырган төрледән-төрле чараларда активлык күрсәткән хатын-кызларга олы рәхмәтен җиткерде, аларга уңышлар теләде.

Килүчеләргә Чистай мөслимәләр берлегенең үткәнен һәм хәзергесен  чагылдырган презентация тәкъдим иттеләр, якын арада оештырылачак чаралар белән таныштырдылар. Чара барышында сүз башка иҗтимагый оешма вәкилләренә дә бирелде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана