Чаллыда мөгаллимнәрнең киңәшмәсе узды

21 сентябрь 2017 ел 15:13

Мәчетләрдә яңа уку елына әзерлек бара. Бүген Чаллының “Туфан” мәчетендә якшәмбе дәресләре мөгаллим һәм мөгаллимәләренең шул уңайдан киңәшмәсе узды. Анда 15 укытучы катнашты. Киңәшмә барышында укыту расписаниесе билгеләнде, уку-укытуның нәтиҗәсен күтәрү буенча фикер алышынды. Мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин  укыту процессын  катгый рәвештә мәзһәбебез кысаларында алып бару  кирәклеген искәртте,  башка  үгет-нәсихәтләрен бирде. Ул шулай ук  мөгаллимнәрне   дин-дәгъвәт эшләрендә дә активрак катнашырга чакырды.

Равил хәзрәт әйтүенчә, быелгы уку елында 15 уку төркеме эшләячәк. Алар Коръән уку осталыгын үзләштерәчәк, гарәп телен өйрәнәчәк. Төркемнәрнең    күпчелеге хатын-кызлардан тора.   Шулай ук кыз балалар, яшьләр төркемнәре бар. Якшәмбе дәресләре дип аталса да, уку атна дәвамында барачак. Эшләүчеләр өчен дәресләр кичен уздырыла.

Җыелышның икенче көн тәртибе буенча Рабигүл-әүвәл аена әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Мәчеттә Мәүлид мәҗлесе  уздырырга, аңа күбрәк халыкны җәлеп итәргә килешенде. Җыелыштан соң өйлә намазы укылды, мөгаллимнәр һәм мәчет картлары хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде.

Шәһәр имам-мөхтәсибе  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин әйтүенчә, яңа уку елына кадәр “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәһәр мөгаллимнәре җыелышы да уздырылачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана