Әтнә мөхтәсибәте Казан мәдрәсәсенә гошер тапшырды

22 сентябрь 2017 ел 16:50

Татарстан мәчет-мәхәлләләре гошер сәдакалары җыю эшенә кереште. Әлеге изге эшнең иң актив вакыты сентябрь ахыры – октябрь башына туры килә. Зәкятнең җыеп алынган уңыштан бирелә торган әлеге төре – гошер – уннан бер өлеш дигәнне аңлата һәм яңгыр суы белән үскән яшелчәләрдән шул күләмдә җыеп тапшырыла. Әгәр бакчага су кул көче белән сибелә торган булса – уңышның егермедән бер өлеше мохтаҗларга бирелә.

Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев хәбәр иткәнчә, Олы Бәрәзә, Өшкәтә, Түбән Бәрәскә, Кече Әтнә, Шәкәнәч авылларында гошер җыю төгәлләнде. Хәзер аларны фәкыйрьләргә, мохтаҗларга, уңышлары булмаганнарга, күп балалы һәм янгыннан зыян күргән гаиләләргә тарату мәсьәләсе хәл ителә.

Ә менә бүген, изге җомга көнендә, Түбән Көек авылында җыелган 1,5 тонна яшелчә Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенә илтеп тапшырылды. Мәдрәсәнең саклык складына урнаштырылган бәрәңге, кабак, кишер, чөгендер кебек көз нигъмәтләрен алып килү эшен оештыруда зур тырышлык күрсәткән район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәткә мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин зур рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы