Чистайда “Йәгез, кызлар” клубы үз эшен башлады

25 сентябрь 2017 ел 11:29

24 сентябрьдә Чистайда “Йәгез, кызлар” клубы эшли башлады. Әлеге клубны Чистай мөхтәсибәте каршында моннан бер ел элек Чистай шәһәренең Мөслимәләр берлеге оештырган иде.

Әлеге очрашуларга мәктәп яшендәге 40-60 яшүсмер кыз йөри. Очрашулар “Иман” мәчетендә әңгәмә формасында уза. Кызлар биредә белемнәрен ныгыталар, бер-берсе белән аралашалар, иҗади сәләтләрен үстерәләр. 

Җәйге каникулдан соң узган беренче очрашу “Иман” мәчетендә чәй табыны янында узды. Клубны оештыручылар кызлардан җәйге каникулларның ничек узуы һәм мәктәптәге уңышлар турында сорашты. Күптән түгел генә хаҗдан кайткан мөгаллимә Илһамия Шәрифуллина изге сәфәрдән алган тәэсирләре белән бүлеште һәм катнашучыларны зәм-зәм суы белән сыйлады.

Киләсе очрашуны “Чистай” мәдәният үзәге кинотеатрында үткәрергә карар кылдылар. Очрашуда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында тематик фильм күрсәтеләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана