Экстремистлар кармагына ничек эләкмәскә? Әгерҗелеләр шул хакта "түгәрәк өстәл"дә фикер алышты

25 сентябрь 2017 ел 10:37

Информацион киңлек – террорчылар эшчәнлеге өчен мәйданчык. Аларның челтәренә ничек эләкмәскә? “Экстремизмга – юк!” декадасы кысаларында Әгерҗе районының “Авангард” яшьләр үзәгендә узган “түгәрәк өстәл”дә әлеге тема хакында фикер алыштылар.

Сөйләшүдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, дин әһелләре, иҗтимагый совет, яшьләр һәм балалар оешмалары вәкилләре катнашты.

Яшьләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән “Хәсән” мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов мөрәҗәгать итте:

– Террорчылар өчен Ватан, ватандашлык төшенчәләре ят. Ватаныгызны, туган җирегезне яратсагыз, бер-берегезне, традицияләр һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итсәгез, дошманлыкка беркайчан да урын булмаячак – шундый сүзләр белән ул яшьләрне тату һәм бердәм булырга чакырды.

Яшьләр сәясәте буенча бүлек мөдире Татьяна Сергеева фикеренчә, хәзерге тормышны интернетсыз күз алдына китереп булмый. “Интернетта кыска мизгел эчендә теләсә нинди мәгълүматны табарга мөмкин, – дип билгеләп узды ул. – Аралашырга да бик җиңел. Интернет аша без виртуаль сәяхәткә чыгабыз, әңгәмәдәшләр һәм фикердәшләр табабыз. Шуңа күрә балалар һәм яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә күпчелегенең буш вакыты интернетта үтә. Әмма бу пространствода һәр адым саен куркыныч сагалап торуын да онытырга ярамый. Чынбарлыкта ашыгып ясалган адым, клавиатурада ялгыш басылган төймә һәм интернеттагы куркыныч сайтларга керүнең ахыры начар булырга мөмкин. Террорчылар үзләренең начар ниятләрен тормышка ашыру өчен интернет киңлегеннән файдалана”.

– Аларның челтәренә эләкмәс өчен, бары рәсми чыганакларга гына таянырга кирәк, димәк таныш булмаган сайтларга кермәскә, күптөрле рекламаларга, чакыруларга игътибар итмәскә. Хәзерге вакытта җәмгыятебездә интернет караклары пәйда булды. Төрле агитацияләргә бирелеп, күпләр мошенниклар кармагына эләгә. Шуңа күрә уяу булыгыз, – дип мөрәҗәгать итте тыңлаучыларга участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Финарис Гәрәев.

Ә протоиерей Андрей Ехлаков яшьләрне бердәмлеккә чакырды.

– Бердәм булыгыз, шул чакта бернинди куркыныч көчләр дә хәтәр булмас. Бердәм җәмгыятьне туздыру авыр, ә аерылганның юкка чыгуы өчен күп кирәк түгел. Матур эшләрдә һәм гамәлләрдә бердәм булыгыз, – дип билгеләп узды рухани.

Әңгәмә ахырында яшьләр берләшмәләре вәкилләре интернет киңлегендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде. Ул – таныш һәм ышанычлы чыганаклар белән генә файдалану. “Ютуб” каналында, “Вконтакте”, “Инстаграм” челтәрләрендә яшьләр тормышы эшчәнлеген позитив яктан чагылдырган мәгълүмат кына куярга.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана