Истанбулда конференция ТР мөфтиенең Коръән укуы белән төгәлләнде

25 сентябрь 2017 ел 16:24

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Төркия башкаласы Истанбул шәһәрендә уза торган “Төрек-әзербайҗан мөнәсәбәтләре мисалында ислам теләкләшлеге” конференциясендә чыгыш ясады. Конференциянең тематикасы Әзербайҗанда ислам теләктәшлеге елы уңае белән билгеләнгән, ул шулай ук мөселман дөньясы илләре белән хезмәттәшлек проблемаларына багышланган. Мөфтиләр һәм сәясәтчеләр исламофобия, халыкара террорчылык, радикализм һәм экстремизмга көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстан мөфтие Ислам теләктәшлеге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкара эшчәнлеген тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча чыгыш ясады. Камил хәзрәт татар халкының ислам үсешенә керткән өлешен ассызыклады, татарлар, әзербайҗаннар һәм төрекләр кебек үк, дөньяның мөселман илләре белән теләктәшлектә яшиләр, ә Татарстан ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлек өчен ачык дип белдерде. “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында алга таба да безнең ислам партнерлары белән хезмәттәшлек формаларын киңәйтергә өндәде”, – диде мөфти. Хәзрәт шулай ук экстремизм һәм террорчылык белән көрәш мәсьәләләренә тукталды, биредә мөселман илләре хезмәттәшлеге хәлиткеч роль уйный.

Конференция эшен төгәлләүне янәдән Татарстан мөфтиенә тапшырдылар: ул Коръән укыды һәм дога кылды.

Исегезгә төшерәбез, конференцияне оештыру эшләрен Төркиянең Дин эшләре идарәсе, Әзербайҗанның дини оешмалар белән эшләү буенча дәүләт комитеты, IRCICA – Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча халыкара үзәк, Кавказ мөселманнары идарәсе, Мәрмәрә университеты (Төркия) алып барды. Россия исеменнән конференциядә Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Халыкара ислам миссиясенең башкарма директоры, Кавказ мөселманнары идарәсенең тулы вәкаләтле рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәгенең Мәскәүдәге генераль вәкиле Шәфикъ Пшихачев, Үзәкләшкән дини оешма – Мәскәү шәһәре һәм “Мәскәү Мөфтияте” Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин катнашты. Форумда шулай ук Әзербайҗан, Болгария, Черногориянең дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана