Сергей Лавров Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуда Татарстан өлешен югары бәяләде

26 сентябрь 2017 ел 10:16

25 сентябрьдә Россиянең Тышкы эшләр министрлыгында мөселман ел исәбе буенча Яңа ел башлану уңаеннан С.В.Лавровның традицион кабул итүе узды. Әлеге чарада Россия хакимияте федераль органы, Диния нәзарәтләр, Рус православ чиркәве, иҗтимагый һәм сәяси оешма вәкилләре, шулай ук фән һәм мәдәният эшлеклеләре, журналистлар катнашты. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән кабул итүдә мөфтинең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнашты.

С.В.Лавров кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде, ул Россия белән мөселман илләре, ОИС арасындагы мөнәсәбәтләр торышына бәясен бирде. Аерым игътибар белән Сергей Викторович Татарстан Республикасына мөрәҗәгать итте, ул безнең төбәкнең ислам дөньясы белән Россия элемтәләре үсешендә һәм ныгуында тоткан урынын югары бәяләде.

– Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау группасы эшчәнлеген аерым билгеләп узасым килә, – диде Лавров. – Аның чираттагы утырышы быел яз көне Грозный шәһәрендә узды. Чит ил ислам бизнес җәмәгатьчелеге белән элемтәләрне үстерү өчен Казанда ел саен “Россия – ислам дөньясы” дип исемләнгән Халыкара икътисади саммит («KazanSummit») үткәрелә, – дип әйтте Лавров.

Мансур хәзрәт Министрга Татарстан Республикасының рухи мөселман лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләвен җиткерде һәм аны конфессияләр арасын ныгыту өлкәсендә Татарстан эшчәнлеген югары бәяләве өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә игътибар Россия Федерациясе субъектларыннан да, ерак һәм якын чит илләрдән дә елдан-ел арта бара. Мәдәни, рухи-мәгърифәтчел элемтәләрне ныгыту, социаль проектларны тормышка ашыру – ислам дәүләтләре белән халыкара дипломатия урнаштыру мәсьәләләре мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның игътибар үзәгендә. Татарстан мөфтие дөньяның әйдәп баручы ислам университетлары ректорлары, вакыф министрлары, төрле илләрнең дини ведомство җитәкчеләре белән очраша. 2016 елда Ислам Банкы Үсеше белән мөнәсәбәтләр урнашты, Халыкара Вакыф Оешмасы белән элемтәләр җайга салынды. Малайзия, Төркия, Әзербайҗан, Судан, Иран, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әлеге һәм башка илләр белән тыгыз мөнәсәбәттә тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана