"Экстремизмга - юк!" айлыгы: нәрсә, кайда, кайчан?

26 сентябрь 2017 ел 13:43

Республикабызда “Экстремизга – юк!” айлыгының соңгы атнасы бара. Атна дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте лекцияләр, аңлату чаралары, "түгәрәк өстәлләр", конфессияара спорт ярышлары үткәрә.

Мисал өчен, бүген, 26 сентябрьдә, Казан Епархиясендә мөселман һәм православие яшьләре катнашында "Бер ил - бер язмыш" интеллектуаль уены була. Чара конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм терроризм, милләтчелек кебек күренешләрне кисәтү максатыннан оештырыла. Катнашучылар берничә төркемгә бүленеп Россия, Татарстан һәм Казан тарихына бәйле сорауларга җавап эзлиячәк. Уен Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе тарафыннан оештырыла. Башлана сәгать 18.30 да.

27 сентябрьдә "Социаль челтәрләр: ирекнең ике ягы" дигән түгәрәк өстәл була. Аны ТР Диния нәзарәте оештыра һәм ул мөфтиятнең конференц-залында үтәчәк. Башлана сәгать 9.30да. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар социаль челтәрләрдә экстремистик берләшмәләрнең эшләү механизмнары һәм тактикасы, стратегиясен ачарга тырышачак. “Түгәрәк өстәл”нең мөһим өлеше булып социаль челтәрләрне файдаланучылар, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче белгечләр өчен тәкъдимнәр чыгу торачак.

28 сентябрьдә, "Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү" дигән тагы бер түгәрәк өстәл үткәреләчәк. Аны нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров алып барачак. Чара Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә белем алучы беренче курс студентлары өчен уздырыла. Түгәрәк өстәл кысаларында "Иман" исемле тематик фильм да күрсәтеләчәк. Башлана сәгать 13.30да.

Моңардан тыш, 28 сентябрьдә, Галиев мәчете конференц-залында “Тайпылышлары булганнар җәмгыятьтә” дип исемләнгән темага мөселман дискуссион клубы утырышлары узачак. Нәрсә ул секталар? Алар нинди зыян китерергә мөмкин? Традицион булмаган агымнар челтәренә һәм секталарга ничек эләкмәскә? Әлеге һәм башка сораулар буенча дин әһелләре, уку йортлары студентлары һәм актив мөселман яшьләре фикер алышачак. Чара 17:30 сәгатьтә башлана.

28 сентябрьдә яшьләр өчен Чаллының “Тәүбә” мәчетендә узачак семинар чаралар циклын йомгаклаячак. Сөйләшү темасы – «Гражданское согласие в обществе и толерантность – основа для процветания страны». Спикерлар булып “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбубәкер хәзрәт Абдеев, “Ихлас” мәчете имамы Илназ хәзрәт Яхин һәм чара кунагы – Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов чыгыш ясаячак. Имамнар тыңлаучыларны хәнәфи фикъһенә кагылышлы катлаулы сораулар белән таныштырачак һәм ислам диненең мәрхәмәтлелек дине булуы турында сөйләячәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана