Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәхәлләләрне юридик теркәү буенча контрольне көчәйтә

26 сентябрь 2017 ел 14:12

Бүген Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Әлки районына эшлекле сәфәр кылды. Район имамнары, Әлки имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, Әлки муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов һәм мәчетләр язмышына битараф булмаган кайбер авыл җирлеге башлыклары катнашында район мәхәлләләрен юридик теркәү уздыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды.

Аерым алганда, җыелыш вакытында Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт әйтеп узганча, Диния нәзарәтендә иске мәчетләрне дә, яңа мәчетләрне дә теркәү барышы аерым контрольгә алынган. Ел дәвамында республикабызның барлык мөхтәсибәтләрендә дә мәхәлләләрнең РФ законнарында билгеләнгән юридик теркәү таләпләре буенча аерым инспекцион тикшерүләр узачак. Мансур хәзрәт фикеренчә, әлеге эш белән мәчет төзелеше алып барылганда ук йөрергә кирәк. Моннан тыш, яңа дини структураның кадрлар составына, аерым алганда, имамнарның белеменә, мөгаллимнәрнең квалификациясенә, дини әдәбият белән тәэмин ителешкә игътибар юнәлтергә кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана