Чаллы аксакаллары агач утырта

27 сентябрь 2017 ел 15:53

Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә өйлә намазыннан соң агач утырту өмәсе үтте. Ул башланганчы имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намазда катнашучыларга агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде  һәм һәр мәчет картына истәлек өчен бер чыршы агачы утыртырга тәкъдим итте. Һәр аксакал аны  үзе исән вакытта  тәрбияләп үстерергә тиеш булды. Бабайлар бу тәкъдимне  хуплап каршы алдылар.  Шуннан соң   кулларына көрәк һәм үсентеләр алып агач утырту эшенә керештеләр.  Тиз арада мәчет коймасы буенда яшь үсентеләр пәйда булды. “Нур-Ихлас” мәчете территориясе зур һәм шуңа күрә биредә агач утырту эшләре дәвам итәчәк. Һәр агачка аны утыртучының исеме язылган билге куела.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана