Болгар академиясенә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре җыелды

28 сентябрь 2017 ел 09:02

Бүген - Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумының икенче көне.

Болгар ислам академиясенә Татарстанның урта һәм югары дини уку йортлары мөгалимнәре, мәдрәсә җитәкчеләре килде. Бүген форум эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясаячак.

Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак.

Мөселман дини уку йортлары педсоветын дистәдән артык журналист яктырта.

Катнашучылар урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышачак. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.

Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана