Татарстан мөфтие уку алдынгыларына стипендияләр тапшырды

28 сентябрь 2017 ел 11:22

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды. Мөфти стипендиясенә һәрбер уку йортыннан берешәр шәкерт лаек булды: Ратмир Галиуллин, Рамазан Туганаев, Ильяс Ибраһимов, Ибраһим Габидуллин, Нурислам Кучкаров, Ришад Иликеев, Рамил Тугушев, Рушан Әхмәтҗанов, Равил Филатов.

Шулай ук Татарстанның дини уку йортларында нәтиҗәле хезмәт куючы мөгаллимнәр, хезмәткәрләр дә билгеләнде, рәхмәт хатлары тапшырылды. Югары һөнәри әзерлеккә ия булып, балаларны һәм шәкертләрне укытуда һәм тәрбияләүдә иҗади якын килеп эшләгән мөгаллимнәр: Рифат Ибраһимов (Кукмара мәдрәсәсе), Рәдия Хәсәнова (Буа мәдрәсәсе), Зимфира Маннанова (Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе), Гүзәл Садриева (Россия ислам институты), Игорь Антипов (Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе), Камил Вәлиуллин, Фәния Җәләлиева (Казан мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре), Вәгыйзь Шакиров (Менделеев мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме), Райнур Газизов (Кукмара мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме), Рәсим Садыйков (Баулы мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана