Балык Бистәсендә гошер сәдакасы җыела

28 сентябрь 2017 ел 11:24

Көз – байлык, муллык фасылы. Елның бу чорында кешеләр бакчаларында үстергән кишер,чөгендер, бәрәңге,суган һәм башка уңышларны казып ала, эре-эре хуҗалыклар басу кырлардагы иген,арыш, кукурузны суктырып,амбарларга озата. Ислам дине кагыйдәләре буенча көзен алган уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга, мескен-ятимнәргә, дин юлында хезмәт итүчеләргә, мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә өлеш чыгарырга, ягъни гошер сәдакасы бирергә тиеш.

“Гошер”сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “гашәрә”, ягъни “ун”дигәнне аңлата. Яңгыр суы белән үскән уңышның – уннан берен, сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү зарур. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең “Әнгәм”(“Терлек”) сүрәсендә: “Өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез”, -ди.

Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен истә тотып Балык Бистәсе районының күп кенә авылларында ел саен гошер бәйрәме уздырылып килә. Әлеге чарада быел Яңарыш, Ямаш, Биектау, Таулар, Мәшләк, Чураш, Тәберде Чаллысы, Яңасала, Янавыл, Мәмле Казаклар-Чаллысы, Күгәрчен авыллары актив катнашты. Быел да авыл халкы бакчаларыннан алган уңышның бер өлешен мәчетләргә китерде.Авыллардан җыелган уңыш  Биектау авылы мәчете янына, махсус гошер сәдакасы өчен төзелгән бинага тупланылды. Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әйтүенчә, гошер: мәркәзебез Казаннын “Ярдәм” мәчетендә урнашкан күрмәүчеләр реабилитацион үзәгенә ,”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә, Казан Ислам көллиятенә, Диния назәрәтенең “Зәкәт” хәйрия  фондына җибәрелде.Аллаһ ризалыгы өчен дип бирелгән уңыш – белем алучыларны, укытучыларны,мохтажларны тукландырыр өчен тотылачак.

Әлеге көнгә хәтле Котлы-Бөкәш төбәгеннән 12 тонна бәрәңге озатылды. Корноух төбәгеннән дә Казанның Россия ислам университетына көзге уңыштан гошер җыеп тапшырылу көтелә.

Әлеге күркәм чарада катнашучыларга,транспорт белән гошер сәдакасын урнаштыруда ярдәм иткән Балтач авылы имам-хатыйбы Фердинант хәзрәт Хакимовка Рамазан хәзрәт рәхмәтен белдереп: “Аллаһ Раббыбыз малларына бәрәкәт бирсен. Җыеп алган уңышларының рәхәтен күререгә язсын. Киләчәктә дә изге гамәлләребез дәвамлы булса иде!”, -дигән теләкләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана