Татарстан мөфтие мәдрәсәләр эшен тагын да җанландырырга өндәде

28 сентябрь 2017 ел 12:37

Соңгы 25 елда Татарстан мөселман өммәте мәчетләр төзелешенә басым ясады, хәзер исә мәдрәсәләрне торгызуга кискен ихтыяҗ бар. Бүген Болгар ислам академиясендә узган конференциядә чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең V Халыкара форумында шулай дип билгеләп узды. Әлеге форумның бүген икенче көне, ул урта һәм югары дини уку йортлары эшчәнлегенә багышлана.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман уку йортының ислам фикъһе, гакыйдә турында белем бирә, әхлак нормалары формалаштыра торган урын булуын искәртте. Мөфти, беренче чиратта, мондый белемне мәдрәсәләр бирүен шәрехләде. "Шуңа күрә мөселманнар яши торган җирлекләрдә иң элек мәдрәсәләр булырга тиеш. Кызганыч, гади мөселманнар бу хакыйкатьне аңлап бетерә алмый. Россия төбәкләрендә авыл җирлекләрендә мәчетләр күп, әмма алар буш, йозак эленеп тора хәтта кайберләрендә. Безнең җәмгыять әгъзалары мәчетләрдән дә бигрәк хәзер ислам белемен тарату өчен мәдрәсәләрне үстерү өстенлекле булуын аңласа, ярымбуш мәчетләр проблемасы булмас иде. Соңгы 25 елда Татарстан мөселман өммәте мәчетләр төзелешенә басым ясады, хәзер мәдрәсәләрне торгызуга кискен ихтыяҗ бар", - дип ассызыклады мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Аның сүзләренчә, башка дин һәм мәдәният вәкилләре исламны бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, безнең бабаларыбызның мәдәни, фәнни казанышларыннан киң файдаланган вакытта, мөселманнар үзләренең нигезләрен онытып, диннәрен, китапларын һәм тарихларын өйрәнмиләр. "Шуңа күрә без Россия ислам университетында да, Болгар ислам академиясендә дә татар дин гыйлеме фикере үсешен өйрәнүгә һәм аны популярлаштыруга аерым басым ясаячакбыз, - диде хезрәт. - Бүген, Исламның кайбер дошманнары динебезне артта калган, архаик һәм үсеш өчен сәләтле түгел дип саныйлар. Гәрчә эш бөтенләй башкача тора – Ислам дине белемле, укымышлы булырга өнди, фән, фикер һәм мәдәният үсешенә чакыра. Элек мәдрәсәне тәмамлаучылар дөньяви вәзгыятьне формалаштырганнар, фәнни тикшеренүләрдә әйдәп баручы булганнар. Мин ихлас күңлемнән ышанам ки, бергәләп эш алып баруыбыз нәтиҗәсендә без атаклы мөселман галимнәренең яңа буынын тәрбияли алырбыз". 

Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр дә тапшырды. Мөфти стипендиясенә һәрбер уку йортыннан берешәр шәкерт лаек булды: Ратмир Галиуллин, Рамазан Туганаев, Ильяс Ибраһимов, Ибраһим Габидуллин, Нурислам Кучкаров, Ришад Иликеев, Рамил Тугушев, Рушан Әхмәтҗанов, Равил Филатов.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Камил хәзрәт Болгар ислам академиясендәге шәкертләр санын алтынга тиңләде. "Докторлар, магистрлар күп булырга тиеш түгел. Алтын урамда таш сыман ятса, ул алтын була алмый, - диде ул. - Укыту программабыз хәзер камил. Кемдер шәкертләребез җитми дип әйтә. Әмма безнең фикеребез: докторлар, магистрлар күп булырга тиеш түгел. Докторлар - данәле товар дияргә була. Шуңа күрә шәкертләр җитә, остазлар да бар. Филистыйн, Сурия, Мисырдан галимнәр укытырга килделәр, сабыр гына эшләргә кирәк. ИншАллаһ, берничә елдан беренче магистр, докторларыбыз чыгачак".

Шулай ук Татарстанның дини уку йортларында нәтиҗәле хезмәт куючы мөгаллимнәр, хезмәткәрләр дә билгеләнде, рәхмәт хатлары тапшырылды. Югары һөнәри әзерлеккә ия булып, балаларны һәм шәкертләрне укытуда һәм тәрбияләүдә иҗади якын килеп эшләгән мөгаллимнәр: Рифат Ибраһимов (Кукмара мәдрәсәсе), Рәдия Хәсәнова (Буа мәдрәсәсе), Зимфира Маннанова (Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе), Гүзәл Садриева (Россия ислам институты), Игорь Антипов (Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе), Камил Вәлиуллин, Фәния Җәләлиева (Казан мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре), Вәгыйзь Шакиров (Менделеев мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме), Райнур Газизов (Кукмара мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме), Рәсим Садыйков (Баулы мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана