Көз көнне Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә гошер сәдакасын җыю кампаниясе бара. Мәгълүм булганча, мөселман кешесе ислам дине кагыйдәләре буенча көзен алган уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга, мескен-ятимнәргә, дин юлында хезмәт итүчеләргә, мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә өлеш чыгарып, гошер сәдакасы бирергә тиеш. Моның хакта Коръәни-Кәримдә болай диелә: "Әй, мөэминнәр, җыйган малларыгызның иң затлыларын гына вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан (сәдака, хәер, зәкят биреп, Аллаһ юлында) сарыф итегез..." ("Бәкара" сүрәсенең 267нче аяте).
Инкыйлабка кадәр татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган – гошер сәдакасы мәчетләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган. Элек гошер җыю бәйрәм рәвешендә үткәрелгән, чөнки уңыш Аллаһы Тәгалә рәхмәте буларак кабул ителгән. Совет чорында гошер бәйрәмнәре уңыш бәйрәмнәре белән алыштырыла. Татарстанда соңгы елларда гошер сәдакасын җыюга берникадәр игътибар итә башладылар – республикакүләм Гошер көнен, авылларда гошер бәйрәмнәрен үткәрәләр.
Нәрсә ул гошер сәдакасы? Ул ничек исәпләнә? Кемгә гошер сәдакасын бирү фарыз? Гошер кемгә тиешле һәм кайсы районнар бу изге эштә лидерлар рәтендә? Әлеге һәм башка сорауларга матбугат очрашуының спикерлары җавап бирәчәк: мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Матубгат очрашуы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында 2 октябрьдә сәгатm 13.00дә үткәрелә.
Аккредитация өчен: 89172939706.