Чистайда мөселманнар һәм православие динен тотучылар футбол уйнады

29 сентябрь 2017 ел 09:37

Кичә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Чистай мөхтәсибәте, Чистай шәһәре Епархиясе һәм Чистайның авыл-хуҗалыгы техникумы командалары арасында футбол буенча дуслык матчы булды.

- Бүгенге уен - ислам һәм православие дине вәкилләре арасында булган дустанә һәм толерант мөнәсәбәткә бер дәлил. Ислам -  башка диннәргә хөрмәт белән караучы тынычлык дине. Без бер-беребез белән уңай мөнәсәбәт корып, аңлашып яшәргә тиеш", - дип билгеләде дуслык уенында катнашкан район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1нче урын - Чистай мөхтәсибәте;

2нче урын -  "Авыл=хуҗалыгы техникумы";

3нче урын -  Чистай шәһәре Епархиясе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана