Мөфтинең Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгате

29 сентябрь 2017 ел 11:02

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Бүген кояш офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы төне – Гашүрә көне керә. Бу барлык мөселманнар һәм кешелек тормышында истәлекле көн. Гашүрә көнендә күп кенә Пәйгамбәрләр бәла-казалардан һәм кайгы-хәсрәттән котылганнар. Мисал өчен, пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам уттан, пәйгамбәребез Юныс галәйһиссәлам – кит карыныннан котылган, пәйгамбәребез Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, пәйгамбәребез Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан, шулай ук пәйгамбәребез Муса галәйһиссәлам Фиргавен гаскәреннән имин булган, пәйгамбәребез Гайсә галәйһиссәлам тере хәлдә Аллаһыга ашкан һ.б.

Әлеге көндә ураза тоту сөннәт санала. Бу хакта имам Бохариның хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдләрнең Гашүрә көнендә ураза тотуларын белә һәм алардан: “Нинди ураза соң бу?” – дип сорый. Аңа болай дип җавап бирәләр: “Бу бик мөбарәк көн. Бу көндә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне һәм Израиль халкын аларның дошманнарыннан коткара”. Пәйгамбәр әйткән: “Мин сезгә караганда Мусага якынрак”. Шуннан соң ул бу көндә ураза тотарга өнди.

Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Гашүрә көнендә тотылган ураза өчен зур савап бирелә.

Имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: “Рамазан аеннан соң иң яхшы ураза ул – Аллаһы аендагы Мөхәррәм уразасы”.

Ихлас күңелдән барлык мөселманнарны да әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәм һәм Аллаһы Тәгаләдән һәрбер мөэмин-мөселманның ике дөнья бәхет-сәгадәтенә дә ирешүләрен сорап дога кылам. Әмин.

Татарстан мөфтие                                     Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана