Бүгеннән Галиев мәчетендә ачык лекцияләр башлана

02 октябрь 2017 ел 13:43

Бүгеннән Казан шәһәренең Галиев мәчетендә ачык лекцияләр башлана. Танылган вәгазь сөйләүчеләр, билгеле мөгаллимнәр, дин галимнәре, шул исәптән Татарстан мөфтие алып барачак дәресләр һәр атнаны дүшәмбедән җомгага кадәр узачак.

Иң беренче дәресне бүген “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ястү намазыннан соң бирәчәк. Хәдисләргә аңлатма бирү имам Нәвәвиның “Кырык хәдис” китабы буенча алып барылачак.  “Кырык хәдис” китабына диннең иң төп аспектларын колачлаган хәдисләр кертелгән. Әлеге китапка хәдисләр туплаганда имам Нәвәви “Сахих әл-Бохари” һәм “Сахих Мөслим”гә кертелгән ышанычлы хәдисләрне кулланган.

Һәр сишәмбедә Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръән аятьләренә аңлатмалар бирүне башлап җибәрә. Дәресләр һәм татар һәм рус телләрендә уза. 12 октябрьдән мәчетнең конференц-залында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иске имля дәресләрен бирә башлый.

Чәршәмбе көнне Булат хәзрәт Мөбарәков “Нурул идах” (Шурунбуляли) китабы буенча дәресләр циклын башлый. Әлеге чыганак хәнәфи мәзһәбе буенча фикъһе мәсьәләләрен колачлаган төп чыганак булып хезмәт итә. Фәтвалар Әбу Хәнифә, аның шәкертләре яшәгән дәвердән соң җыелган. Биредә гыйбадәт кылу турында ачыклык кертергә мөмкин булган сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе көннәрендә ике атнага бер тапкыр Мөселман дискуссион клубы утырышлары уза торган була.

Җомга көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам диненең актуаль мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана