Бүгеннән Казан шәһәренең Галиев мәчетендә ачык лекцияләр башлана. Танылган вәгазь сөйләүчеләр, билгеле мөгаллимнәр, дин галимнәре, шул исәптән Татарстан мөфтие алып барачак дәресләр һәр атнаны дүшәмбедән җомгага кадәр узачак.
Иң беренче дәресне бүген “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ястү намазыннан соң бирәчәк. Хәдисләргә аңлатма бирү имам Нәвәвиның “Кырык хәдис” китабы буенча алып барылачак. “Кырык хәдис” китабына диннең иң төп аспектларын колачлаган хәдисләр кертелгән. Әлеге китапка хәдисләр туплаганда имам Нәвәви “Сахих әл-Бохари” һәм “Сахих Мөслим”гә кертелгән ышанычлы хәдисләрне кулланган.
Һәр сишәмбедә Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръән аятьләренә аңлатмалар бирүне башлап җибәрә. Дәресләр һәм татар һәм рус телләрендә уза. 12 октябрьдән мәчетнең конференц-залында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иске имля дәресләрен бирә башлый.
Чәршәмбе көнне Булат хәзрәт Мөбарәков “Нурул идах” (Шурунбуляли) китабы буенча дәресләр циклын башлый. Әлеге чыганак хәнәфи мәзһәбе буенча фикъһе мәсьәләләрен колачлаган төп чыганак булып хезмәт итә. Фәтвалар Әбу Хәнифә, аның шәкертләре яшәгән дәвердән соң җыелган. Биредә гыйбадәт кылу турында ачыклык кертергә мөмкин булган сорауларга җаваплар табарга мөмкин.
Пәнҗешәмбе көннәрендә ике атнага бер тапкыр Мөселман дискуссион клубы утырышлары уза торган була.
Җомга көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам диненең актуаль мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрәчәк.