Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмалар шурасының чираттагы утырышы узды

02 октябрь 2017 ел 15:10

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмалар шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелышны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Утырышта Голәмалар шурасына фәтвалар чыгару өчен кертелгән төрле сораулар каралды.

Нигездә, голәмалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты җибәргән бәхәсле сорауларны, донорлык, никах килешүе, финанс мөнәсәбәтләре һ.б. сорауларны тикшерделәр.

Катнашучылар корткычлардан эшләнә торган Е120 (кармин) азык өстәмәсе турында фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук хатын-кызларны яклауга юнәлдерелгән никах килешүен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Хәл итү өчен умыртка баганасыннан кан алу, криптовалютаны (биткоин) файдалануны мәсьәләләрен тикшерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана