Казан мәчетләрендә җомга вәгазьләре туган телгә багышланды

20 октябрь 2017 ел 13:54
Казан мәчетләрендә җомга вәгазьләре туган телгә багышланды

Бүген Казанның "Галиев" һәм "Тынычлык" мәчетләрендә укылган җомга вәгазьләре тулысынча татар телен саклау һәм үстерүнең кирәклеге, өммәт өчен иминлек, бердәмлектә яшәүнең әһәмиятен аңлатуга багышланды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм  имам Тимергали хәзрәт Юлдашев дин кардәшләренә телнең әманәт һәм милләтнең иң беренче һәм мөһим билгесе булуын үтемле мисаллар китереп аңлатырга тырышты.

“Коръәни Кәримдә Раббыбыз болай ди: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять) ди, ягъни Аллаһ Тәгалә кешеләрне бер-берсен баетып, үзара килешеп яшәргә  һәм бер-берсен өйрәнергә чакыра. Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе. Бишектән алып ләхеткә кадәр кеше белем алырга тиеш. Әманәт булган туган телне өйрән һәр зыялы   кешенең  изге  бурычы. Яшь буынга да милләтнең рухи, мәдәни һәм әхлакый кодын бары тик туган телдә генә тапшырып була”, - дип белдерделәр хәзрәтләр.

Вәгазь барышында  дин әһелләре татар теленең бу нисбәттән бөек дин галимнәре, мәгърифәтчеләр язып калдырган олуг мирас белән танышырга мөмкинлек бирүче хәзинә булуын да билгеләде: “Инкыйлабка кадәр Казанда татар дин галимнәренең татар телендә 30 меңгә якын хезмәтләре басылган. Аларны укый белергә, өйрәнергә, халыкка дөрес итеп җиткерергә һәм пропагандаларга кирәк. Менә кая ул татар теленә мохтаҗлык – мөселманнар арасында!”.

- Туган телне өйрәнегез, дин кардәшләр! - дип вәгазь ахырында мөрәҗәгать иттеләр хәзрәтләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы