Алабуга халкы Коръән укучылар бәйгесендә көч сынашты

23 октябрь 2017 ел 10:26
Алабуга халкы Коръән укучылар бәйгесендә көч сынашты

22 октябрь көнне Алабуганың “Шатлык” мәчетендә Коръән укучылар һәм азан әйтүчеләр конкурсы узды. Әлеге чара ун ел рәттән оештырыла. Быелгы конкурсның үзенчәлеге – олыларның да катнашуы. Иң өлкән яшьтәге катнашучыга 80 яшь булды, иң кечкенәсенә – 3 яшь.

Коръән укучылар конкурсында катнашучыларны жюри әгъзалары тәҗвидне белүгә (Коръән хәрефләрен дөрес уку), мәкам (матур яңгыраш), катнашучының тышкы кыяфәтенә һәм үз-үзен тотышына карап бәяләде. Малайлар арасында (17 яшькә чаклы) – Ясин Хәйдәров, ир-егетләр арасында (18-60 яшьлекләр) – Нәбиуллин Фәнзил, кызлар арасында (17 яшькә кадәр) – Хәйдәрова Әзизә, хатын-кызлар арасында (18-60 яшьлекләр) – Вәлиева Айсылу җиңүче дип табылды һәм кыйбатлы бүләкләргә ия булдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы