Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Бездә татарча сөйләшәләр!”

23 октябрь 2017 ел 10:57
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Бездә татарча сөйләшәләр!”

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар җәмгыятенә ачык мөрәҗәгать белән чыкты. Бүген “Интертат.ру” сайтында Бездә татарча сөйләшәләр дигән исемдә аның мәкаләсе дөнья күрде. Моңа кадәр хәбәр иткәнебезчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырган иде.

“Бүген ислам, татар халкының иң хәтәр чакларындагы кебек үк, янә татар теле сагына чыгарга мәҗбүр. Дәүләттән аерылган булса да, динебез халыкның күңелендә яши. Димәк, мөнбәрдән әйтелгән сүзләр сәяси трибунадан кычкырган нотыктан күпкә үтемлерәк. Шуларны исәпкә алып, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте татар телен саклап калу көрәшенә кушылырга булды”, – дип башлый Татарстан мөфтие үз мәкаләсен.

Мәкаләдә мөфти хәзрәт Коръәннең “Хөҗүрәт” сүрәсенең 13 нче аятенә туктала, татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерә, бишектән ләхеткәчә белем алырга, телләр өйрәнергә чакыра, туган телдә дә дога кылуның әһәмиятен яза.

Искәртеп узабыз, татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан Татарстанның барлык мәдрәсәләрен “Ислам дине нигезләре” дәреслеге белән тәэмин итү көтелә. Шулай ук иҗтимагый урыннарында файдалану өчен дини терминология кертелгән рус-татар һәм татар-рус сөйләүлеген чыгару, интернетта, социаль челтәрләрдә татар телен пропагандалау, Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы