Чистайда дөрес туклану форумы узды

23 октябрь 2017 ел 11:40
Чистайда дөрес туклану форумы узды

Чистай мөхтәсибәтендә дөрес туклануга кагылышлы зур форум узды. Әлеге чараны Чистайның Мөселман яшьләре берлеге оештырды.

Хәзерге вакытта ризыклар сәламәтлеккә зыянлы өстәмәләр кушылып ясала. Шуңа күрә нәрсә ашарга ярау-ярамау, дөрес туклану кагыйдәләре турында сөйләшү бик мөһим. “Һәр кешенең сәламәтлеге ничек туклануы белән бәйле”, – дип башлады сүзен форумны алып баручы, Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин. – Үз-үзен дөрес, рөхсәт ителгән һәм туклыклы ризык белән тәэмин итеп, үсешкә ирешергә һәм тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин”.

Төрле төркем туклану системасын яклаучылар бер мәйданчыкка җыелдылар һәм туклану тәртипләре турында сөйләделәр. Төрле туклану системасын яклаучылар теге яки бу принципка таянып, үз рационнарында нинди дә булса ризыктан тыелып торалар. Яшелчә белән туклану, ит, балык кулланмау турында шулай ук Баландина Екатерина Александровна чыгыш ясады.

Чистай мөхтәсибәтенең “Хәләл” комитеты вәкиле Тимур хәзрәт Матвеев хәләл туклану турында сөйләде. Ул аның экологик яктан чиста булуын ассызыклады. “Хәләл” комитетлары азык-төлекның чисталыгын, бисмилла әйтеп чалынып, дөрес итеп эшкәртелүен кат-кат тикшерәләр, шуңа хәләл тамгасы төшерелгән ризыкны шикләнмичә кулланмаска кушты.

Форумда чыгыш ясаган диетологның да фикерләре кызыклы булды, ул дөрес туклануның төп кагыйдәләре турында сөйләде. Чыгышлардан соң һәрбер системаның ашамлыкларын татып карау һәм кофе-брейк оештырылды.  

Вегетарианнар исә итсез шашлык тәкъдим итте. Ә “Хәләл” комитеты вәкилләре экологик чиста иттән эшләнгән татар халык ашлары һәм файдалы чәй белән сыйладылар.

Әлеге форум Чистайда беренче тапкыр үткәрелде һәм бик файдалы очрашу булды. Һәрбер кеше дөрес туклануга зур әһәмият бирсә күп авырулардан сакланып булуы ачыклынды. Без балаларыбызны дөрес итеп тукланырга өйрәтергә, экологик яктан чиста ризык белән тәэмин итәргә тиешбез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы