Чистай аксакаллары һәм имамнары зират җыештыруда катнашты

23 октябрь 2017 ел 11:38
Чистай аксакаллары һәм имамнары зират җыештыруда катнашты

Ислам традицияләре буенча, вафат булган туганнарың турында истә тоту гына җитми, башка мөселман кардәшләр күмелгән каберләрне дә карап торырга кирәк.

Әлеге традициягә таянып, Чистай мөселман зиратында шәһәр имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай аксакаллары һәм имамнар катнашында өмә узды. Алар зиратны чүп-чардан һәм корыган агач ботакларыннан чистартты, каралмаган каберләргә игътибар итте.  

Шәһәр имам-мөхтәсибе сүзләренә караганда, мондый өмәләр Чистай мөхтәсибәтенең матур традициясенә әйләнде. “Без һәрвакыт бабаларыбызны истә тотарга һәм аларның каберләрен карап торырга тиешбез. Хәдисләрдә зиратка бару тәкъвалыкны көчәйтә, фикер йөртергә һәм киләчәк тормыш турында уйларга этәрә диелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы