Камил хәзрәт – Россия динара совет утырышында

24 октябрь 2017 ел 09:23
Камил хәзрәт – Россия динара совет утырышында

Татарстан мөфтие бүген Мәскәүдә Россия динара советы утырышында катнаша. Әлеге чарада Патриарх Кирилл, Динара совет Президиумы әгъзаларының чыгышлары көтелә. Утырыш ахырында мәдәният өлкәсендә дин тотучыларның хис-тойгылары кимсетелүгә караган, сәнгать әһелләренең мораль җаваплылыгы һәм иҗади иреге мәсьәләләре буенча гариза кабул ителер дип көтелә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да чыгышы көтелә.

Россия динара  советы 1998 елда оеша. Ул рухи лидерларны һәм Россия Федерациясенең дүрт конфессия вәкилләрен берләштерә: ислам, православие, яһүд һәм будда диннәре. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия динара советына 2017 елның февралендә керде, бу - Татарстан мөфтияте эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә җитди тану дигән сүз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы