"Туган тел - әманәт ул"

26 октябрь 2017 ел 09:55
"Туган тел - әманәт ул"

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу юлы "Реальное время" интернет-газетасы аша.

Хәзрәтнең чираттагы мәкаләсе хәзерге көндә иң күп сүз бара торган темага – татар телен саклау мәсьәләсенә багышланган.

“Туган тел һәм милли үзаң ислам динендә әманәт булып тора – ул безгә яхшылап саклау өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Телебезне югалтабыз икән – Яралтучыбызның әмерен үтәмибез дигән сүз!” – дип басым ясый Татарстан мөфтие. Мәкаләдә Коръән Кәрим аятьләре (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять; “Әл-Әнфәл” сүрәсе, 27 нче аять), шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре китерелә. Россиядә ислам динен саклау һәм үстерү өчен без татар телен сакларга һәм үстерергә кирәк дип нәтиҗә ясала. Тулырак монда

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы