Аксубай районы башлыгы һәм мөфти урынбасары мөхтәсибәт эшчәнлеген бәяләде

26 октябрь 2017 ел 14:32
Аксубай районы башлыгы һәм мөфти урынбасары мөхтәсибәт эшчәнлеген бәяләде

Бүген ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә Мансур хәзрәт район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. Ике як мөхтәсибәттәге дини вәзгыять  турында фикер алышты, хөзмәттәшлек итү юлларын барлады. Камил Камал улы район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның эшчәнлеген уңай бәяләде һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллингы дини өлкәне алып барырга ярдәм итүе өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Әлеге сәфәре кысаларында Мансур хәзрәт Җәләлетдинов шулай ук Аксубай районы имамнары җыелышында да катнашты. Мөфти урынбасары барлык мәхәлләләрнең оешкан төстә эшләвен билгеп үтте һәм мөхтәсибәт белән района администрациясе арасында урнашкан уңай мөнәсәбәтне дә югары бәяләде. Хәзерге вакытта Аксубай мөхтәсибәтендә 28 мәхәллә эшләп килә һәм аларның барысы да юридик теркәлү узган. Монардан тыш, района уңышлы гына 3 мәдрәсә һәм 20 мәчет каршындагы курслар эшли. Җыелыш кысаларында Аксубай имамнарына шәһадәтнамә дә тапшырылды. Авыл имамнары федераль законнарны куллануга бәйле мәсьәләләр буенча консультация алды. Аерым алганда, "Мәет озату һәм күмү" федераль законы буенча сораулар каралды, татар телен саклау һәм имамнар арасында аттестация үткәрү дә читтә калмады.

Җыелыш нәтиҗәләре буенча Мансур хәзрәт мөхтәсибәтнең киләчәктәге эшчәнлегенә бәйле тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы