Татарстан мөфтиенең чираттагы язмасы дөнья күрде

26 октябрь 2017 ел 15:36
Татарстан мөфтиенең чираттагы язмасы дөнья күрде

“Соңгы вакытта кайбер дин кардәшләребезнең туган телебезгә карата битарафлыгы аеруча ачык күренә: имеш, татар телен белү нәрсәгә кирәк. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт бай тарихыбызны, тамырларыбызны, рухи мирасыбызны белмәүдән килә”. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Интертат.ру” сайтында дөнья күргән чираттагы мәкаләсе шулай башлана. Әлеге язмада телне өйрәнүнең әһәмияте, аны бар тулылыгы белән киләчәк буыннар өчен саклап калу һәм бүгенге көн өчен иң мөһиме – якыннар, туганнар, мөселман кардәшләр татарча сөйләшү, аралашу мәсьәләләре яктыртыла. “Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр”, – дигән теләктә кала мөфти хәзрәтләре.

Мәкаләдә татар халкының күренекле галиме Миркасыйм Госмановның (1934-2010) сүзләре китерелә, туган телне санга сукмау Аллаһының әмерләренә каршы килү булуы ассызыклана.

Әлеге язма белән монда танышырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы