Чаллы имам-мөхтәсибе МЧСның офицерлар составы белән очрашты

26 октябрь 2017 ел 16:08
Чаллы имам-мөхтәсибе МЧСның офицерлар составы белән очрашты

Бүген Чаллыда гадәти булмаган очрашу узды: шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Чаллы МЧС идарәсенең  офицерлар составы янына килде. Очрашу барышында дин әһеле Ислам диненең гомумкешелек кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде. Имам тарафыннан шәригать кануннары буенча яшәү рәвеше, хәләл туклану, ислам диненең террорчылыкка һәм экстремизмга карата мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Әлфәс хәзрәт әңгәмәдән соң идарәнең материаль базасы, яңа техника үрнәкләре белән танышты, хезмәткәрләр белән дә әңгәмә корды.

Очрашу вакытында Ислам дине турындагы әңгәмәләрне дәвам итү һәм очрашуны кварталга бер тапкыр уздыру турында килешенде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы