Татарстан мөфтие дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты

27 октябрь 2017 ел 10:39
Татарстан мөфтие дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать җиткерде. Анда Камил хәзрәт татар телен өйрәнү олуг әманәт булуын һәм аны саклау олуг бурыч булуын әйтә:  “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Димәк, туган тел – кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклауга бирелгән олуг әманәт ул. Ә телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга”, - дип ассызыклый мөфти хәзрәтләре.

Ул шулай ук милли кыйммәтләргә дә сакчыл булырга өнди: “Гадәттә әманәтне гаиләдә буыннан буынга тапшыралар. Ә милли кыйммәтләр гаиләдә сакланмаган булса нишләргә? Бу очракта туган телне мәктәпләрдә өйрәтергә туры килә. Әгәр дә аны онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Татар телен өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе ул”, - дип билгели Камил хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы