Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Барлык изге китаплар да киләчәк, үткәннәр һәм бүгенге турында сөйлиләр"

27 октябрь 2017 ел 11:48
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Барлык изге китаплар да киләчәк, үткәннәр һәм бүгенге турында сөйлиләр"

Бүген «Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Россия - минем тарих" дип исемләнгән Региональ мультимедия тарихи парк ачылды. Әлеге комплексның уникаль интерактив күргәзмәләре дәүләтебезнең борынгы заманнардан алып бүгенгегә кадәр төп тарихи вакыйгалар турында сөйли.

«Үз ватаныңның тарихын белү, аны хөрмәт итү - кешенең гыйлем дәрәҗәсе күрсәткече һәм ватанпәрвәрлекнең нигезе ул. Әлеге музей экспозициясен күргән һәркем безнең никадәр бай тарихлы бөек илдә яшәвенә инаначак», — диде музейның рәсми ачылышындаТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Тантанада шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин на катнаштылар. Мөфти: "Барлык изге китапларда да өч әйбер турында сөйләнә: киләчәк нинди булачак, бүген ничек яшәргә һәм үткән вакыйгалар ничек булган. Безнең тарих - рус һәм татар халыклары тарихы бер-берсе белән үрелеп бара. Шуңа күрә Россиянең тарихи вакыйгалары турында тулы күзаллау булганда гына татар тарихын да өйрәнәп була.  Әлеге комплекс безнең уртак мәдәният һәм тарихыбызны популярларштыру һәм өйрәнүгә бер этәргеч булыр, дип өметләнәм", - диде. 

Ачылу тантанасында шулай ук Мәскәү һәм Россия Патриархының викарие, епископ Егорьевский Тихон (Георгий Шевкунов) һәм Россиянең мөфтиләр Советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов та бар иде.

Парк Борынгы Русьтан башлап бүгенге заманга кадәрге Россиянең тарихи чорларына караган дүрт экспозициядән тора.  "Рюриковичлар" экспозициясе кенәзләр, сугышчылар һәм дипломатларның батырлыкларын күрсәтә. "Романовлар" экспозициясендә соңгы идарәче династиянең ил белән 300 ел идарә итүе турында сөйләнә. "1914-1945: бөек тетрәнүләрдән - Бөек Җиңүгә" экспозициясе ике бөтендөнья сугышы, өч  революция, массакүләм репрессияләр и катгый социаль экспериментларның тарихын үз эченә алар. "1945-2016: Бөек Ватан сугышында Җиңүдән башлап бүгенгә кадәр" экспозициясе исә СССР проектларына, совет чоры көнкүрешенә багышлаган. Моннан тыш, паркның экспозициясендә Татарстан тарихы һәм башка халыкларның тарихи-мәдәни мирасы турындагы мәгълүмат та урын алган. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы