Епископ Тихон - мөфтияттә: “Бала иң беренче чиратта үз ана телен камил белергә тиеш”

27 октябрь 2017 ел 15:45
Епископ Тихон - мөфтияттә: “Бала иң беренче чиратта үз ана телен камил белергә тиеш”

Бүген Галиев мәчетендә Рус православ чиркәве архиерее, епископ Тихон (Шевкунов) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. “Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы” тарихи паркы ачылышында мәртәбәле кунак: “Әлеге проект төбәк тарихын яктырткан экспозицияләр арасында аеруча игътибарга лаек”, – дип бәяләгән иде.

Очрашу чәй өстәле янында узды. Татарстан мөфтие кунакларны Галиев мәчете комплексы, Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды.

Епископ Тихонны аеруча мөфтиятнең балалар өчен махсус чаралары кызыксындырды. “Балалар өчен бездә бер мөселман мәктәбе – “Госмания” эшләп килә, – дип сүзен башлады мөфти хәзрәт. – Хәләл ризык белән тәэмин итүче балалар бакчалары бар, шулай ук каникуллар вакытында һәр мәчет каршында балаларны тәрбияләү нияте белән төрле үзәкләр оештырыла”. Мөфти хәзрәт шулай ук Татарстан мәдрәсәләре турында мәгълүмат бирде.

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе дә кузгатылды. Тихон: “Хәзерге вакытта шундый мода китте ки, кечкенә балаларга өч-дүрт тел өйрәтәләр, мин моңа каршы түгел, әмма бала иң беренче чиратта үз ана телен камил рәвештә белгәннән соң гына башка телләрне өйрәнә ала, - диде. - Мин һәр баланың үз ана телен бик яхшы белүен телим. Үз ана телен кечкенәдән белү – гаилә, милли кыйммәтләрен сакларга ярдәм итә”. Ул шулай ук татар халкының милли бәйрәмнәре, аерым алганда, Сабантуйның үткәрелү тәртипләре һәм кайларда нинди масштабта узуы турында сораштырды, милли бәйрәмне өйрәнергә һәм яратырга чакырды.

Мөфти хәзрәт епископның ана теле мәсьәләсенә белдергән үз карашы өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең экстремизмга каршы эшчәнлеге, үзебезнең рухи мирасны кайтару һәм җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне тәрбияләү, гаилә институтының дәрәҗәсен арттыру турында фикер алыштылар. Мөфти хәзрәт епископ Тихонга “Хозур” нәшриятының медиапроектлары һәм  “Таттелеком” компаниясе белән уртак проектлар хакында сөйләде, Россиядә беренче мөселман телевидениесен эшләтеп җибәрү нияте белән уртаклашты. 

Очрашу бүләкләр бирешү һәм күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы