Татарстанда ике мәчет ачылды

30 октябрь 2017 ел 10:53
Татарстанда ике мәчет ачылды

Балык бистәсе районында Казан-Чаллы арасындагы М-7 трассасында "Сәфәр" исемле мәчет ачылды. Әлеге иман йорты мосафирлар өчен бик уңайлы урында урнашуы белән үзенчәлекле. Мәчет ачылышы тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев, җирле халык катнашты. Әлеге тантана барышында үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтелде. Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчетне төзүдә актив катнашучыларга Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды, Коръән укып, мәчетнең халкыбызга дини кыйммәтләрне җиткерүдә зур эшләр башкаруын теләп, дога кылды. Җомга вәгазе татар телен саклау, яшьләр арасында татарча аралашуның әһәмиятен үстерү темасына багышлап, Татарстанның баш казые сөйләде. Мәчет ачылышы тантанасына килеп, район хакимияте башлыгы әлеге изге эштә башлап йөрүчеләргә - мәчетне җиткереп, халыкка күп еллар хезмәт итүендә үзенең теләкләрен, фатыйхасын җиткерде. Шулай ук татар тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче галим Нурулла Гариф, Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов чыгыш ясады. Тантана чәй табыны белән тәмамланды.

Тагын бер мәчет төзәтү эшләреннән соң үз ишекләрен Алексеевский районы Олы Тигәнәле авылында ачты. Тантаналы рәвештә үткәрелгән бу чарада ТР мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнашты. Аллаһының рәхмәте белән 1994 елда ачылган мәчеттә дүрт ай эчендә яңартылды. Әлеге чарада Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Алексеевский районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков һәм районның барлык имам-хатыйблары да килде. Алексеевский районында бүгенге көндә 12 мәхәллә эшләп килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы