«Гаилә» мәчетендә мөгаллимнәр өчен семинарлар циклы башланды

30 октябрь 2017 ел 15:18
«Гаилә» мәчетендә мөгаллимнәр өчен семинарлар циклы башланды

«Гаилә» мәчетендә мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр өчен ачык семинарлар циклы башланды. Беренче лекция кысаларында Казан ислам университетының кафедра җитәкчесе, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов остазлар һәм остазбикәләргә гакыйдә фәнен укыту үзенчәлекләре турында сөйләде.

Чараның шәрәфле кунагы Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин булды.

«Мәчетебездә, җөмһүриятебезнең башка гыйбадәт йортларында сыман ук, ислам дине нигезләре буенча курслар уза, – ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Аларга теләгән һәркем йөри ала: балалар да, олылар да, ирләр дә, хатын-кызлар да. Җайлы булсын өчен, дәресләр иртән дә, көндез дә, кичләрен дә, эш көннәрендә дә, ялларда да үтә. «Гаилә» мәчетендә ел саен 30 төркем җыела. Элек тә мөгаллимнәребезне ай саен педсоветларга җыя идек. Быел, бу җыелышларны тагын да файдалырак итү максатыннан, аларны ислам фәннәре буенча белгечләр катнашында ачык семинарлар рәвешендә үткәрергә булдык. Остазлар үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алсын, бер-берсе белән ниндидер проблемалар буенча фикер алышсын дип. Ачык формат та юкка гына түгел – дин нигезләрен өйрәтү методикасы һәм методологиясе бик мөһим – шуңа күрә без башка мәчетләрдә дә шушы изге эш белән шөгыльләнүче остаз-остазбикәләрне әлеге чараларыбызда көтәбез».

Шушындый форматтагы семинарлар киләсе елның маена кадәр һәр ай ахырында үткәрелеп киләчәк. Якындагы планнарда – фикһ һәм әхлак курслары буенча семинарлар. Аларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм җөмһүриятебезнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрер дип ниятләнелә. Семинарларның видеоязмалары «Гаилә» мәчетенең YouTube-каналында урнаштырылып барачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы