Буада хаҗилар җыелды

30 октябрь 2017 ел 14:24
Буада хаҗилар җыелды
Кичә Буаның “Хаҗилар” мәчетендә районкүләм хаҗиларны җыю мәҗлесе булды. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов һәм шәһәр, авыл хаҗилары катнашты. Илмир хәзрәт Хәсәнов “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасының төркем җитәкчесе буларак икенче тапкыр хаҗга бара. Ул үз сүзен хаҗиларны тәбрикләү белән башлады, изге сәфәрләрнең кабул булуын теләде. Рөстәм хәзрәт хаҗның мөселман кешесе тормышында бик мөһим булуын аңлатты. Фәһим хәзрәт Сөләйманов үзенең туксанынчы елларда кылган хаҗ мизгелләрен искә алып үтте. Мәҗлес мул табын артында калган хаҗиларга да сүз биреп дәвам итте. Буа мөхтәсибәте хаҗиларны җыю чарасын киләсе елларны да октябрь аенда уздырырга дигән карарга килде.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы