Каникулда балалар Коръән укып ярыша

31 октябрь 2017 ел 14:31
Каникулда балалар Коръән укып ярыша

5 ноябрьдә Әгерҗе шәһәре "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Коръән уку бәйгесе узачак. Әлеге чара иртәнге тугызда (09.00) башлана.

Бәйге дүрт яшь төркемендә оештырыла (7 яшькә кадәр, 7-12 яшьлекләр, 12-16 яшьлекләр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр). Төп таләп – Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, аһәңле уку. Конкурс ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында оештырыла.

Жюрига Алабугадан Коръән-хафиз Илгизәр хәзрәтне көтәләр.

Хәзерге вакытта конкурста катнашу өчен 26 кеше теләк белдергән. Язылучылар арасында өч яшьлек бала да бар. Кызыксындырган сорауларны algizzattu@gmail.ru электрон адресына язып җибәрергә кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы