Яшел Үзәндә Мәүлид уздыру турында сөйләштеләр

31 октябрь 2017 ел 15:51
Яшел Үзәндә Мәүлид уздыру турында сөйләштеләр

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Яшел Үзән шәһәрендә район башлыгы Тыгин Александр Васильевич белән очрашты. Әлеге очрашуда Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин да катнашты.

Татар дин галиме Галимҗан Баруди елы кысаларында Яшел Үзән районында үткәреләчәк чаралар турында сөйләшү узды. Тиздән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай якынлаша – әлеге Мәүлид аенда узачак чаралар да билгеләнде. Александр Васильевич дин әһелләренең тәкъдимен хуплады, бик кирәкле чаралар булуын ассызыклады. 24 ноябрь көнне Яшел үзән шәһәренең Мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен һәм Галимҗан хәзрәт Барудины искә алу кичәсен уздыру турында килештеләр. Әлеге чара ике өлештән торачак: беренче өлештә – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр, мөнәҗәтләр һәм салаватлар, ә икенче өлештә Галимҗан Баруди белән таныштырып, аның турында фильм күрсәтеләчәк. 25 ноябрьдә Васильево һәм Гайшә бистәсендә дә шундый чаралар узачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы