Мәскәү – Казан - Симферополь арасында видеокүпер салына

02 ноябрь 2017 ел 10:25
Мәскәү – Казан - Симферополь арасында видеокүпер салына

3 ноябрь көнне Мәскәү, Казан һәм Симферопольнең дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре видеокүпер форматында очарашачак. Өчъяклы сөйләшүләр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла. Россиянең милли һәм традицион дин җәмгыятьләрнең әйдәп баручылары һәм вәкилләре дәүләт институтлары белән багланышлары һәм бер-берсе белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекләре турында сүз алып барачак.

Мәскәүнең Россия фәннәр академиясе Президиумы бинасындагы Президент залыннан элемтәгә РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзасы Галина Боголюбова, Россия халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Евгения Михалева, Мәскәүнең Татар миллли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Фәрисов, Мәскәүнең Үзбәк милли-мәдәни автономия Советы рәисе Хәбиб Абдуллаев чыгачак. Казанны видеокүпердә ТР мөфтие киңәшчесе Булат Мөбәраков, Казан приходы башлыгы Андрей Старцев, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик,
Казан православ семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий Моисеев, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов тәкъдим итәчәк. Симферопольдән очрашуда “Кырымның украин җәмгыяте” Региональ иҗтимагый оешманың рәис вазифаларын башкаручы Анастасия Гридчина, “Кырым Республикасы кырым татарларының Региональ милли-мәдәни  автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Әйваз Гомәров, Кырым Республикасы белорусларының Региональ милли-мәдәни  автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Роман Чегринец катнаша.

Казанда видеокүпер “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үтәчәк. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Аккредитация 89172939706 телефоны буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы