Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә халыклар бердәмлеге турында вәгазь укылачак

03 ноябрь 2017 ел 08:50
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә халыклар бердәмлеге турында вәгазь укылачак

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак.

Имамнар мәхәллә әһелләрен халыкларның эчке хәвефкә каршы бердәм көрәшне символлаштыра торган әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәчәк һәм мөнбәрләрдән халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының, Россия территориясендә татулыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыраячак.

Моннан тыш, имамнар үз чыгышларында татар халкының мөһим бурычы – милләтне берләштерү үзәге булган, төп милли үзбилгеләнү, мәдәни һәм тарихи хәтернең нигезе булган туган телне саклау турында искә төшерәчәк.

Халыклар бердәмлеге көне – Россия дәүләт бәйрәме. 2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә. Бу көн татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши.

Татарстанда 1500 артык мәчет эшли. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы