Татарстан мөфтие – Президент Путинның кабул итү кичәсендә

04 ноябрь 2017 ел 16:55
Татарстан мөфтие – Президент Путинның кабул итү кичәсендә

Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы каул итү кичәсе булды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин да булдылар. Шулай ук чарада Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков һәм КФУ Филология һәм мәдәниятләр арасында багланышлар институты директор Рәдиф Җамалетдинов та катнаштылар.

Тантана барышында Владимир Путин кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Россия дәүләт милләтен берләштерүдә өлеш керткән өчен һәм халыклар арасында татулыкны үстерүдә казанышлар өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Үз чыгышында ул болай дип белдерде: “Һәр халык дөньяга нинди дә булса сабак бирә, үзенең казанышлары белән уртаклаша. Россиянең шундый бәһасез мирасы булып төрле милләт вәкилләренең күп гасырлар дәвамында татулыкта яшәү тәҗрибәсе тора. Безнеке шикелле зур, күпьяклы һәм күпйөзле илләр бүтән юк. Һәм Россия халыкларының күптөрлелеген, аларның милли, мәдәни үзенчәлекләрен саклау безнең өчен зур әһәмияткә ия. Болар рәтендә шулай ук үзара ышаныч, килешү һәм туганлык традицияләре дә тора. Шушы нигезләр Россия миләтенең бердәмлеген аерым эчке бер көч белән туплый”. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы